АКШ доллары
АКШ доллары | |
Рәсми исем | Federal Reserve System |
---|---|
Кыскача исем | US dollar |
Дәүләт | Америка Кушма Штатлары |
Юрисдикциягә карый | Америка Кушма Штатлары |
Вәлүт симвылы тасвирламасы | доллар билгесе[d] |
Эмитент | Федераль резерв систимы[d] |
Алыштырган | Иквадур сукресе[d], Delaware pound[d], New Hampshire pound[d], New Jersey pound[d], South Carolina pound[d], Rhode Island pound[d] һәм North Carolina pound[d] |
Башлану вакыты | 1792 |
Берәмлек символы | $ |
Җитештерүче | Бюро гравировки и печати[d] |
Түбәнрәк үлчәм берәмлекләре | цент[d] |
Өстъязу | Novus ordo seclorum, In God We Trust һәм E pluribus unum |
Бәя | 1,79 XCG, 3,75 SR, 1,97 Bz$, 3,64 QR, 15 Nfk, 0,709 JD, 1,79 ƒ, 177,721 Fdj, 2,7 EC$, 7,8 ± 0,05 HK$, 0,29963 د.ك, 1507,5 LL, 1,79 NAƒ, 3,6725 DH, 0,8403 €[1], 1,2929 £[2] һәм 3,5 TMT |
АКШ доллары Викиҗыентыкта |
Америка Кушма Штатларының доллары (ингл. United States dollar) — АКШ акча берәмлеге, дөньяның төп резерв акча берәмлекләренең берсе. 1 доллар = 100 цент. Гадәттә $ яки USD дип билгеләнә. Акча эмиссиясен башкару АКШ федерал резерв системасы (ингл. Federal Reserve System) хокукы, ул АКШта үзәк банк вазифаларын үти.
Шулай ук АКШ доллары башка илләрдә дә акча берәмлеге булып йөри (мәсәлән, Маршал утраулары, Сальвадор).
Номиналлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1861 елдан башлап чыгарылган банкнотлар канунлы түләү ысулы булып санала.
Ирекле әйләнүдә түбәндәге номиналлы банкнотлар йөри:
- 1 доллар;
- 2 доллар (һәрвакыт чыгарылмый);
- 5 доллар;
- 10 доллар;
- 20 доллар;
- 50 доллар;
- 100 доллар;
һәм түбәндәге номиналлы монеталар:
Шулай ук $500, $1000, $5000, $10 000, $100 000 номиналлы банкноталар бар. Ләкин алар бик сирәк кулланыла, һәм күбесе күптән чыгарылмый.
Тышкы күренеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Банкноталарда АКШ дәүләт эшлеклеләре фотосурәтләре урын ала:
- Илнең 1 нче президенты Джордж Вашингтон (ингл. George Washington) — $1 банкнотасында.
- 3 нче президент Томас Джефферсон (ингл. Thomas Jefferson) — $2 банкнотасында.
- 16 нчы президент Авраам Линкольн (ингл. Abraham Lincoln) — $5 банкнотасында.
- АКШ нигезләүчеләрнең берсе, беренче финанслар министры Александр Гамильтон (ингл. Alexander Hamilton) — $10 банкнотасында.
- 7 нче президент Эндрю Джексон (ингл. Andrew Jackson) — $20 банкнотасында.
- 18 нче президент Улисс Грант (ингл. Ulysses Grant) — $50 банкнотасында.
- Галим һәм публицист Бенджамин Франклин (ингл. Benjamin Franklin) — $100 банкнотасында.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- АКШ доллары (Банкноталар) (de,en,fr). 2018-08-16 тикшерелгән. (алм.) (ингл.) (фр.)