Ренат Ибраһимов
Ренат Ислам улы Ибраһимов | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Филүс Фәһим улы Каһиров |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Үлү көне | |
Үлү урыны | |
Җирләнгән: | |
Эшчәнлек еллары |
1973— |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
опера һәм эстрада җырчысы, продюсер |
Моң |
лирик баритон |
Кораллар | |
Жанрлар |
эстрада, опера |
Бүләкләр |
(1979) |
renatibragimov.org | |
IMDb |
Ренат Ислам улы Ибраһимов — татар җырчысы, лирик баритон, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты.[1]
Биография
Ул 1947 елның 20 ноябрендә Украина ССРында, Львов шәһәрендә[2] туа. Музыка мәктәбендә домра классында белем ала, кечкенәдән үк классик арияләр һәм җырларны җырлап үсә. Уналты яшеннән үзешчән эстрада оркестрында җырлап йөри. Казан дәүләт консерваториясендә икееллык әзерләү бүлегендә укыганнан соң, вокал бүлегенә укырга керә. М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли, эстрадада да чыгышлар ясый. Төрле конкурсларда лауреат исемен ала.
Ренат Ибраһимов Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат эше белән шөгыльләнә. Җырчының исеме төрле чит илләрдә дә билгеле, еш кына ул чыгышлар белән гастрольләргә йөри. Җырлаудан тыш, Ренат Ибраһимов шигырьләр дә яза, җырлар иҗат итә.