Вахит Имамов
Вахит Имамов | |
---|---|
Туган телдә исем | Вахит Шәех улы Имамов |
Туган | 18 март 1954 (70 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Иске Байсар |
Яшәгән урын | Шамил Усманов урамы, Чаллы[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | язучы, тарихчы |
Бүләк һәм премияләре | (2014) Гаяз Исхакый премиясе Илдар Юзеев премиясе |
Сайт | http://www.maidan-journal.ru |
Вахит Имамов, Вахит Шәех улы Имамов (1954 елның 18 марты, Иске Байсар, Актаныш районы, ТАССР) — татар язучысы, тарихчы, «Мәйдан» журналы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәрире, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстанның Гаяз Исхакый (1995), Габдулла Тукай (2014), Илдар Юзеев (2022) исемендәге премияләре лауреаты. Татарстанның халык язучысы (2024).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1954 елның 18 мартында Татарстанның Актаныш районы Иске Байсар авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1971 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә металл кырдыручы (токарь) булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы газетасында әдәби хезмәткәр вазыйфаларын башкара. 1975—1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, газета редакциясенең хатлар бүлеген җитәкли.
1982 елда Вахит Имамов, Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төпләнә. Төрле эшләрдә эшли: ике ел мәктәптә тарих фәнен укыта, КамАЗның пресс-рам заводында биш ел буена мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер вазифаларын башкара. 1990 елдан исә, КамАЗ типографиясе базасында Газета-китап нәшрияты оештырып, 2005 елга кадәр шуның баш мөхәррире булып эшли. Бер үк вакытта, 1997 елның языннан 2016 елга хәтле, ул Чаллы Язучылар оешмасын җитәкли.
2005 елда Чаллыда чыгучы «Мәйдан» журналының баш мөхәрире.
«Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәрире.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- 1995 ― Гаяз Исхакый премиясе
- 2014 ― «Утлы дала» исемле ике томлы тарихи романы өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә лаек дип табылды.[2]
- 2022 ― Илдар Юзеев премиясе[3]
- 2024 ― «Татар милләтенә күрсәткән олуг хезмәтләре өчен» халыкара медале (Бөтендөнья татар конгрессы)[4]
- 2024 ― Татарстан Республикасының Халык язучысы ― татар әдәбиятын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен[5][6]
Басма китаплары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ир канаты: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 168 б.— 15 000.
- Нәзер: Повестьлар һәм хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.— 240 б. —- 15 000.
- Татарларның Ватан сугышы: XVI—XVIII гасырларда милли-азатлык яулары турында тарихи очерклар (Равил Әмирхан белән берлектә язылган).— Казан: Татар. кит. нәшр., 1993.— 80 б.— 170 000.
- Сәет батыр. Татарлар Пугачев явында: Тарихи роман һәм тарихи очерк.— Чаллы: «КамАЗ» нәшр., 1994.— 512 б.— 90000.
- Могикан: Повестьлар. Тарихи очерк.— Чаллы: «Газета-китап» нәшр., 2001.— 192 б.— 2000.
- Утлы дала: Тарихи роман. Беренче китап.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.— 432 б.— 3000.
- Татар яугирләре: Тарихи очерк.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2003.— 335 б.— 2000.
- Ерактагы якын туганнар: сәяхәтнамәләр. ― К.: Идел-пресс, 2024.― 367 б.
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Вахит Имамовның «Яшерелгән тарих» (рус. Запрятанная история татар) китабын мәхкәмәгә биргәннәр[7].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://tel09.com/tatarstan
- ↑ 2014 елның Тукай бүләге ияләре билгеле булды
- ↑ Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия лауреатлары ачыкланды. Татарстан Язучылар берлеге
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Вахит Имамовның юбилей кичәсендә: «Сездән дә миллирәк кешене күргәнем юк әле». Интертат, 6.05.2024
- ↑ Указ Раиса РТ № 373 от 21.05.2024(үле сылтама)
- ↑ Вахит Имамов һәм Камил Кәримовка Татарстанның Халык язучысы исеме бирелде. Татар-информ, 24.05.2024
- ↑ Вахит Имамов: "Махсус куркытмакчы булалар дип уйлыйм". Азатлык радиосы, 12.08.2019
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Тулы биографиясе(үле сылтама)
- YouTube сайтында “Әйдә халыкка хезмәткә” : журналист Эльза Газизова белән әнгәмә, «Татарстан» дәүләт телеканалы, 6.09.2022
2010 — 2020 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
|
---|---|
2011 ел | |
2012 ел |
Кол Шәриф мәчете архитекторлары: Зөфәр Галиуллин • Андрей Головин • Альбина Даишева • Рөстәм Зәбиров • Зөфәр Садыйков • Айвар Саттаров • Искәндәр Сәйфуллин • Сергей Шәкүров |
2013 ел | |
2014 ел | |
2015 ел | |
2016 ел | |
2017 ел | |
2018 ел | |
2019 ел | |
2020 ел |
Лирон Хәмидуллин • Денис Осокин • Идрис Газиев • Иҗади төркем (Гөлнара Гатина • Юрий Александров • Виктор Герасименко • Ренат Салаватов) |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |
- 18 март көнне туганнар
- 1954 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Актаныш районында туганнар
- Тукай премиясе лауреатлары
- Татар язучылары
- Татар тарихчылары
- Тарихи романнар авторлары
- Шәхесләр:КамАЗ
- Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Мөхәррирләр
- Татар журналистлары
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Илдар Юзеев премиясе лауреатлары
- Гаяз Исхакый премиясе лауреатлары
- Татарстанның халык язучылары