Сөембикә (журнал)
Сөембикә | |
Сөембикә | |
Журнал логотибы | |
Tөр |
хатын-кызлар журналы |
---|---|
Формат |
60х90 1/8 |
| |
Гамәлгә куючы |
«Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте |
Нәшер итүче |
«Татмедиа» ААҖ |
Баш мөхәрир | |
Нигезләнгән | |
Тел | |
Публикацияләр туктату | |
Төп офис |
Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 |
Тиражы |
8 010 (2014) |
| |
язылу индексы |
73 002 (Роспечать) |
Веб-сайт: http://syuyumbike.ru/ |
«Сөембикә» – хатын-кызларның бөтентатар айлык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис журналы. Ул Татарстанның визит таныкламасы. Журнал татарлар яши торган Россия, АКШ, Алмания, Финляндия, Япония, Кытай, Австралия, Төркия, БДБ илләрендә тарала.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1913 елның октябрендә «Сөембикә» журналының беренче саны дөнья күрә (мөхәррире Ягъкуб Хәлили). Аена ике мәртәбә чыга. Барлыгы 115 сан дөнья күрә. Ф. Сөләймания, М. Мозаффария, М. Акчурина, Ш. Әхмәдиев, Н. Думави, Р. Ибраһимия журналның актив авторларына әверелә. Татар хатын-кызлары өчен чыга башлаган бу беренче басма журнал тууына тарихи нигез сала.
1926 елның августында ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты киңәшмәсендә ССРБда яшәүче татар хатын-кызлары өчен аерым басма кирәклеге турында Г. Таҗетдинова чыгыш ясый. «Азат хатын» журналын чыгару турында карар кабул ителә, редколлегия раслана.
Бөек Ватан сугышы елларында чыгудан туктый һәм 1958 елда гына яңадан нәшер ителә.
1991 елдан «Сөембикә» исеме белән чыгарыла. Журналның концепциясе яңартыла, яңа баскычка күтәрелә, халыкара аренага чыга, «Периодика Исламика» каталогына кертелә. «Ак калфак» Бөтентатар хатын-кызлары берләшмәсе оеша, күренекле хатын-кызларның милләт файдасына кылган игелекле эшләрен бәяләү өчен «Сөембикә» беләзеге дигән абруйлы бүләк булдырыла, «Киленбикә», «Гыйффәт туташ» дигән бәйге-тамашалар, «Бишек җыры», «Казан сөлгесе» конкурслары уздырыла.
Баш мөхәррирләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1913-1919 Ягъкуб Хәлили
- 1927 елның июль санына кадәр басма редколлегия имзасы белән чыгарыла. Июль саныннан аңа Ш. Кәримова кул куя.
- 1928-1931 Шәмсия Азанова
- 1931–1937 Гөлчирә Гафурова
- 1937-1941 Рокыя Әхмәтшина
- 1958-1977 Асия Хәсәнова
- 1977-1988 Венера Ихсанова
- 1988-2000 Роза Туфитулова
- 2000-2009 Фирая Бәдретдинова
- 2009-2018 Ләйсән Юнысова
- 2018-2019 Гөлнара Сабирова[2]
- 2019 елның июленнән Лариса Маликова[3].
Тираж
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1941 — 7 500
- 1977 — 362 000
- 1988 — 475 000
- ........ — .....
- 2014 – 8 010 ↓
- 2019 – 5 118 ↓
- 2020 – 4 850 ↓
- 2022 – 10 100 ↗
- 2023, №1 – 7 075 ↓
- 2023, №7 – 7 564 ↑
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1976 «Хөрмәт билгесе» ордены
- 2001 «Бәллүр каләм» конкурсында «Ел журналы» исеменә лаек була.
- VI Бөтенроссия матбугат фестивалендә хатын-кызлар өчен чыгарыла торган басмалар арасында иң яхшысы дип табылып, җиңүче дипломы белән бүләкләнә.
- 2007-2009 елларда Россия матбугатының Алтын фондына кертелә.
- Тагын бер мәртәбә «Бәллүр каләм» иясе була. Республика матбагалары арасында үткәрелгән биш бәйге җиңүчесе дип табыла, ике тапкыр «Ел иганәчесе» буларак бүләкләнә.
- 2015 Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге татар телле интернет-проектлар арасында үткәрелгән VI «Белем җәүһәрләре» бәйгесенең «Тематик ресурс – иҗади җәүһәр» номинациясендә журнал сайты [1] 2016 елның 1 гыйнвар көнендә архивланган. җиңүче булды[4]. 2 нче урын – «Идел» журналында.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Журнал тышлыгында Чулпан Закирова. 2005 ел, 8нче сан
-
Резидә Шәрәфиева 2016 елның гыйнвар санында
-
Э. Н. Минһаҗева журналның 2021 ел август санында
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Татарстан: пандемия тиражларга тискәре йогынты ясамаган. Азатлык радиосы, 9.07.2020
- ↑ Главного редактора журнала «Сююмбике» Гульнару Сабирову представили коллективу издания. Информационное агентство «Татар-информ», 18.12.2017
- ↑ Җитәкче-баш мөхәррир вазыйфасын вакытыча башкаручы – Маликова Лариса 2019 елның 22 июнь көнендә архивланган.. «Сөембикә» сайты
- ↑ . VI «Белем җәүһәрләре» бәйгесе җиңүчеләре, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-11-06
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рәсми сайт 2016 елның 16 гыйнвар көнендә архивланган.