Чаллы
Чаллы | |
рус. Набережные Челны тат. Яр Чаллы | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 1626 |
---|---|
Рәсми исем | Набережные Челны |
... хөрмәтенә аталган | яр[d] һәм долблёнка[d] |
Рәсми тел | татар теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Тукай районы, Чаллы кантуны һәм Городской округ город Набережные Челны[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Чулман һәм Түбән Кама сусаклагычы |
Хөкүмәт башлыгы | Наил Мәһдиев[1] |
Халык саны | 545 750 (2023)[2] |
Административ бүленеше | Автозавод районы, Үзәк район һәм Комсомол районы |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 100 метр |
Кардәш шәһәр | Ляочэн[d] |
Мәйдан | 171 км² |
Почта индексы | 423800–423899 |
Рәсми веб-сайт | nabchelny.ru(рус.) |
Җирле телефон коды | 8552 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | Төркем:Яр Чаллының шәрәфле ватандашлары |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Чаллы Викиҗыентыкта |
Чаллы (шулай ук Яр Чаллы, Чаллы яр, рус. На́бережные Челны́) — Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында, Чулман елгасының сул ярында, Мәләкәс кушылган җирдә урнашкан, Татарстан шәһәрләре арасындада зурлыгы һәм әһәмияте буенча икенче урында торган шәһәр.
Казан белән арасы 225 км, Түбән Кама белән — 35 км, Алабуга белән — 20 км, Уфа белән — 250 км.
Тукай районының (1930–1976 елларда Чаллы районының) үзәге. Зур автомобиль юллары үзәге, елга порты бар.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1626 елдан бирле хәзерге Чаллы урынында беренче торак йортлары билгеле.
- XIX гасырда Чаллы пристане — зур ипи сату үзәге булган.
- 1920 елга хәтле — Уфа губернасының Минзәлә өязендә, ТАССР барлыкка килгәч, аның составына керә.
- 1922—1930 елларда Чаллы кантонының үзәге.
- 1982—1988 елларда Брежнев исемен йөртә.
Шәһәрнең 400 еллыгына әзерлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2024 елның гыйнварында Чаллы хакимияте шәһәрнең 400 еллыгына (2026 елда) әзерләнә башлавын игълан итә[3]. Әлеге хәбәр тарихчыларда ризасызлык уяткан. Алар фикеренчә, шәһәрнең тарихы күпкә борынгырак. Тарихчылар, Чаллының яшен кыскарту – татарның борынгы тарихын сызып ату өчен эшләнә, дип исәплиләр[3]. Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җавабы:
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, Россия дәүләт борынгы актлар архивында сакланучы документларга нигезләнеп, Чаллы шәһәренә нигез салынган вакыт XVII гасырның беренче яртысына туры килә, дип ассызыклыйлар. Казан воеводасы Семен Волынский рөхсәтен алып, Федор Попов җитәкләгән крестьян общинасы 1626 елда Кама елгасының су як ярына чыгып урнаша (РГАДА. Ф.1209. Оп.1 Ч1. Д.156. Л.153-153 об.).
Археологик эзләнүләр Чаллы шәһәре урынында кешеләрнең XVII гасырга кадәр яшәгәннәрен күрсәтсә дә, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты 1651 елгы Семен Карев, 1652 елгы Михаил Змеев һәм подъячий Павел Агапов тасвирламаларындагы мәгълүматлардан чыгып, Чалнинский починокның мондагы Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чорында урнашкан торак пунктлар белән бәйләнеше булмаганын ачыклый. Шулай итеп, югарыда саналып киткән язма чыганакларда Чаллы шәһәре җирлегендә беренче булып искә алынган торак пункт – ул Чалнинский починок. Димәк, Чаллы шәһәренә 1626 елда нигез салынуы фәнни яктан расланган[4]Рамил Хәлимов, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
|
Россия Үзәк банкы «Шәһәрләр» сериясеннән «2026 елда Чаллының 400 еллыгы» уңаеннан 3 сумлык истәлекле көмеш тәңкәләр чыгара. Тәңкә 925 пробалы көмештән ясала, шомартып ялтыратылган штемпельләр белән полировкаланган әзер материалдан сугыла. Тәңкә «Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел» (рус. 400-летие основания г. Набережные Челны) дип атала. Тиражы 3 мең данә тәшкил итә[5][6].
2024 елның 29 октябрендә Россия президенты Владимир Путин «2026 елда Чаллы шәһәренә нигез салынуга – 400 ел, беренче «КАМАЗ» йөк автомобиле чыга башлауга 50 ел тулуны бәйрәм итү турында» фәрман имзалаган (№ 921)[7] .
Шәһәр җитәкчеләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1991—1999 елларда — Рәфгать Алтынбаев
- 1999—2003 елларда — Рәшит Хәмәдиев
- 2003—2010 елларда — Илдар Халиков
- 2010—2014 — Васыйл Шәйхразиев
- 2014 елдан — Наил Мәһдиев
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халык саны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халык саны 508 700 кеше (2009 ел уртасына) Татарстанның 13,5 % халкын тәшкил итә, Россия шәһәрләре арасында 31 урында тора.
Чаллы каласының халык саны үзгәрүе динамикасы (халык санын алулар нигезендә)[8]:
Ел | Халык саны (мең кеше) |
---|---|
1887 ел | 1 |
1926 ел | 4 |
1931 ел | 5 |
1939 ел | 9,4 |
1959 ел | 19,1 |
1967 ел | 33 |
1970 ел | 37,9 |
1971 ел | 55 |
1973 ел | 126 |
1976 ел | 231 |
1979 ел | 301,4 |
1982 ел | 374 |
1989 ел | 500,3 |
1996 ел | 528,7 |
2000 ел | 514,7 |
2005 ел | 508 |
2009 ел | 508,7 |
Милләт | 1939[9] | 1970[10] | 1979[10] | 1989[10] | 2002[11] | 2010[12] |
---|---|---|---|---|---|---|
руслар | 59,0% | 48,1% | 59,5% | 48,7% | 45,3% | 44,9% |
татарлар | 40,0% | 48,6% | 30,4% | 40,6% | 45,0% | 47,4% |
чуашлар | 0,2% | ? | ? | 2,5% | 2,2% | 1,9% |
украиннар | 0,4% | ? | ? | 2,3% | 1,7% | 1,3% |
башкортлар | 0,0% | ? | ? | 1,9% | 1,4% | 1,2% |
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яр Чаллы өч районына бүленә:
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе- Яр Чаллы дәүләт педагогика институты (2015 елдан университет)
Кама дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе- Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты
- Кама сәнгать һәм дизайн институты
- Казан дәүләт университеты филиалы
- Чаллы педагогика көллияте
- Чаллы медицина көллияте
- Кама дәүләт автомеханика техникумы
- Чаллы сәнгать училищесы
Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Театрлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Чаллы Татар дәүләт драма театры
- «Мастеровые» рус драма театры
- Чаллы дәүләт курчак театры
- «Ключ» яшьләр театры
- «Болгар» бию театры
Музейлар һәм галереялар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәдәният срайлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сарае
- «КамАЗ» мәдәният йорты
- «Энергетик» мәдәният сарае
- Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы
- Яр Чаллы орган залы
Цирк
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Яр Чаллы циркы
«Айгөл» циркы
Матбугат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Язучылар оешмасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәчетләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Җамиг мәчете
- Тәүбә мәчете
- Ак мәчет (Чаллы)
- Нур-Ихлас мәчете
- Тау мәчете
- Тәүбә мәчете
- Әбүзәр мәчете
- Рамазан мәчете
- Туфан мәчете
- Чишмә мәчете
- Утыз Имәни мәчете
Чиркәүләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Спорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Спорт белән шөгыльләнү урыннары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Олимпийский» олимпик резерв спорт мәктәбе: йөзү, көрәш, дзюдо, самбо, акробатика, бокс
- «Дельфин» спорт мәктәбе: йөзү, синхрон йөзү, туризм, көрәш, бокс
- «Витязь» спорт мәктәбе: көрәш, армспорт, йөзү
- «Афалина» бассейны: йөзү, синхрон йөзү
- «Яр Чаллы» спорт мәктәбе : җиңел атлетика, гимнастика, велоспорт, теннис
- «Камаз» футбол клубы: футбол
- «Виктория» спорт мәктәбе: футбол, велоспорт, авыр атлетика
- «Строитель» спорт мәктәбе: бокс, футбол
- «Комсомолец» олимпик резерв спорт мәктәбе: гимнастика
- «Заря» спорт мәктәбе: футбол, волейбол, мини-футбол, зур теннис, атлетик гимнастика
- 11 нче спорт мәктәбе: волейбол, көрәш, зур теннис
- 12 нче олимпик резерв спорт мәктәбе: җиңел атлетика, милли көрәш, дзюдо, синхрон йөзү
- Рәшит Хәмәдиев исемендәге «Тулпар» атлы спорт мәктәбе: атлы спорт
- «Яр буе» паркы: кышкы айларда чаңгы спорты, башка вакытта кросс, велоспорт
- «Мәдәният» паркы: кышкы айларда чаңгы спорты, башка вакытта кросс, велоспорт
- «Титан» спорт мәктәбе: чаңгы спорты, җиңел атлетика, бию
- Боз спорт сарае: хоккей, тимераякта шуу
- «Бердәм Россия» боз сарае: хоккей, тимераякта шуу
- «Федотово» 2010 елның 24 июль көнендә архивланган. чаңгы базасы (Чаллыдан чыгып): таулы чаңгы спорты, сноуборд, пейнтбол,
- Шахмат-шашка клубы ның «Этюд» спорт мәктәбе: шахмат, шашка
- «Челны-Экстрим» спорт техника мәктәбе: картинг, регби, парус спорты, авиамодель спорты
- Олег Кухаренко исемендәге картодром: картинг
- «Планета фитнес» 2016 елның 5 апрель көнендә архивланган. фитнес клубы: фитнес, бию, йөзү
- “FitLand” 2011 елның 20 апрель көнендә архивланган. фитнес клубы: фитнес
- «Идеал» фитнес клубы: фитнес, аэробика, йога
- «Гармония» фитнес клубы: фитнес, аэробика, йога, бодибилдинг
- «Ника» фитнес клубы: фитнес, аэробика, йога, бию
- «Лидер» фитнес клубы: фитнес, аэробика, йога, бию
Спорт командалары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «КамАЗ-Мастер» командасы — йөкле машиналар узышу буенча дөньякүләм лидер
- «Камаз» футбол клубы — Россия беренчелегенең I лигасында алдынгылардан санала
- «Челны» хоккей клубы 2011 елның 10 март көнендә архивланган. — Россия беренчелегенең I лигасында уйный
Ял итү, күңел ачу урыннары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Дельфинарий. Анапа дельфинарие филиалы булган Чаллы дельфинариенда дельфиннар һәм диңгез арысланы белән куелган кызыклы шоу программа карап була.
- Энтузиастлар бульвары — чаллылыларның яраткан ял итү урыннарының берсе. Бульварда фонтаннар, кафе-рестораннар, төнге клублар, кибетләр бар.
- «Яр буе» паркы мәйданы. Бәйрәмнәр уздырыр өчен махсус төзелгән мәйданда Сабантуй, Яшьләр көне, башка бәйрәмнәр, концерт-тамашалар уза. Аңа алып бара торган урамда төрле ачык типтагы кафелар байтак.
- Ипподром.
Кинотеатрлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Иллюзиум» 2010 елның 27 март көнендә архивланган.
- «СИНЕМА ПАРК» 2010 елның 19 апрель көнендә архивланган.
Төнге клублар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Батыр»
- «Колизей» 2010 елның 2 апрель көнендә архивланган.
- «Джумба» 2010 елның 16 июнь көнендә архивланган.
- “Opera”
- “Brooklyn”
- “Galaxy”
Парклар һәм скверлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кунакханәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Татарстан»
- «Камаз» 2010 елның 16 май көнендә архивланган.
- “Rasstal” 2010 елның 18 июнь көнендә архивланган.
- “Swiss House”
- «Джумба» 2010 елның 17 июнь көнендә архивланган.
Һәйкәлләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ватан-Ана һәйкәле (скульптор Илдар Ханов)
- Муса Җәлил һәйкәле (авторлары — Лидия Зимина һәм Георгий Иванов)
- Габдулла Тукай һәйкәле (скульптор Владимир Демченко)
- Владимир Высоцкий һәйкәле (авторы Владимир Нестеренко)
Сәнәгать
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Азык-төлек тармагы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Яр Чаллы сөт комбинаты 2011 елның 13 май көнендә архивланган. (рус. филиал «Набережно-Челнинский молочный комбинат» ОАО «ВАМИН Татарстан»)
- «Челны-Бройлер» ҖЧҖ
- «Челны холод» ААҖ
- "«Алиса» ҖЧҖ 2009 елның 30 октябрь көнендә архивланган.
Машина төзү тармагы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «КамАЗ» ААҖ — Кама автомобиль заводы Чаллының алдынгы сәнәгать предприятиясе. Ул йөкле машиналар, автобуслар чыгара. Шәһәрнең икътисад хәле заводныкына нык бәйле.
- «Соллерс—Набережные Челны» ААҖ — җиңел машиналар җитештерә.
Энергетика тармагы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Яр Чаллы ТЭЦы (рус. филиал «Набережночелнинская ТЭЦ» ОАО «Генерирующая компания») — электрэнергия, җылылык, җылы су җитештерә.
- Түбән Кама ГЭСы (рус. филиал «Нижнекамская ГЭС» ОАО «Генерирующая компания») — электрэнергия җитештерә.
Төзү материалларын җитештерү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Зур панельле йортлар төзү заводы
- Металлконструкция заводы
- Тимер-бетон әйберләре заводы
- «Стройдеталь» заводы
- Күзәнәкле бетоннар заводы
Телефон операторлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Интернет провайдерлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Массакүләм мәгълүмат чаралары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Матбугат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Шәһри Чаллы»
- «Көмеш Кыңгырау»
- «Туганайлар»
- «Безнең фикер»
- «Ислам нуры»
- «Тәрбия»
- «КАМАЗ хәбәрләре»
- «Азатлык»
- «Чаллы яшьләре»
- «Таң йолдызы» — «Камские зори»
- «Мәйдан» журналы
- «Челны ЛТД»
- «Вечерние Челны»
- «АвтоCITY»
- «ЧАС»
- «Новая неделя»
- «Челнинские известия»
- «Вести КАМАЗа»
- «Единство»
- «Из рук в руки»
- «Бизнес-класс/Современность»
- «Доброхот»
- «Автопремьера»
- «Капитал»
- «Челнинский перекресток»
- «Есть работа! Набережные Челны»
- «Светлый путь» (Тукай районы газетасы)
- «Навигатор»
- «Совет врача»
- «Кстати обо всём»
- «Ревизор»
Телевидение
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Первый канал (ААҖ «Первый канал»)
- Россия-1/Татарстан ДТРК
- Россия-2
- Россия-К (Культура)
- Татарстан — Яңа Гасыр (ААҖ ТРК «Яңа гасыр»)
- РЕН ТВ — Яр Чаллы
- Чаллы-ТВ/НТВ
- Эфир/ТНТ
- Звезда/Кама ТВ
Күмәк антенна аша:
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Радио
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Болгар радиосы
- Күңел радиосы
- Радио Дача
- Татар радиосы
- Радио Рекорд
- Радио Брежнев FM
- Авторадио
- Радио Маяк
- Европа плюс
- Радио России
- Радио Romantika
- Русское радио
- NRJ
- Ретро FM
- Хит FM
- DFM
- Love Radio
Кызыклы мәгълүмәт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Альтернатив адреслар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Традиция буенча чаллылылар шәһәр микрорайоннарын комплекс диеп йөртәләр. Шулай итеп һәрбер йортның диярлек ике адресы бар: беренчесе, урам буенча номер (шул адрес паспортка һәм башка документларга языла), икенчесе, төзүчеләрнең комплекс буенча йортка биргән номер. Мәсәлән, Халыклар Дуслыгы урамында урнашкан 9 нчы йортның икенче адресы — 58/18 (58 нче комплекс 18 нче йорт). Шәһәр халкы сөйләшкәндә ешрак икенче адресны куллана, ә кайберәүләр үзләренең «урам буенча» адресын бөтенләй истә тотмыйлар. Альтернатив адреслар куллану – сирәк күренеш һәм шәһәрнең тиз арада үсүе, халык арасында төзүчеләр күп булуы белән аңлатыла.
Рекордлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чаллы каласы 2009 елда Гиннесс рекордлар китабына кертелде. 4–5 август көннәрендә оештырылган 100 метрга йөгерү буенча эстафетада 24 сәгать өчендә 4799 кеше катнашты. Әлеге сан моңа кадәр Рига шәһәре куйган рекордтан бер мең кешедән дә артыгырак.[13]:
Чаллы турында җырлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Чаллы сиреньнәре (Ринат Гобәйдуллин көе, Мирһади Разов сүзләре)
- Гүзәлем Чаллы (Рифгать Алиев көе, Сәлимә Шарапова сүзләре)
- Ак кала (Рафаэль Билалов көе, Мәхмүт Хөсәен сүзләре)
- Чаллыдан хат (Фасил Әхмәтов көе, Мөнип Газар сүзләре)
- Камаздашлар (Нәҗип Җиһанов көе, Ренат Харис сүзләре)
Чаллыда туган танылган шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Илгиз Азизов, мәгълүмат менеджменты белгече.
- Гөлназ Әдһәмова, рәссам.
- Владимир Васильев, җырчы (бас), Татарстанның атказанган артисты (2010).
- Рамил Вәҗиев, Камал театры актеры, ТР атказанган артисты.
- Эльмира Галимова, композитор.
- Ләйсән Гатауллина, Камал театры артисты (2021 елдан), «Тантана» премиясе лауреаты (2020).
- Рүзил Гатин, җырчы (баритон), актер, шоумен.
- Ренат Гыйззәтуллин (1976) ― «Татмедиа» ААҖ филиалы ― «Чаллы-ТВ» телерадиокопманиясе җитәкчесе (2022).
- Прохор Дубравин, Россия кино һәм театр артисты.
- Айдар Җаббаров (1991), 2017 елдан Камал театры режиссеры.
- Сергей Захарин (1982), театр һәм кино актёры, театр режиссёры.
- Рима Зәйнуллина, курчак театры артисты, «Алтын битлек» премиясе номинанты (2006).
- Илгиз Зәкиев (1993), җырчы, Казан шәһәр филармониясе солисты, Татарстанның атказанган артисты (2021).
- Туфан Имаметдинов, Казан ТЮЗы баш режиссеры.
- Гөлназ Кадыйрова, РФ министры урынбасары (2014 елдан).
- Андрей Каргинов, КамАЗ-Мастер командасы әгъзасы.
- Рөстәм Насыйбуллин (1993), җырчы (бас-баритон), Казан шәһәр филармониясе вокалисты.
- Альбина Ногманова, "НЕТАНЦЫ" комьюнитисының амбассадоры, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты.
- Айгөл Хисмәтуллина (1989), опера җырчысы (колоратур сопрано, Мария театры (Санкт-Петербург).
- Динар Хөснетдинов, драма һәм кино артисты.
- Дилүс Хуҗәхмәтов, «Әкият» театры актеры. Татарстанның атказанган артисты (2018).
- Илүсә Хуҗина (1987), җырчы (сопрано), Татарстанның атказанган артисты (2019), Муса Җәлил премиясе лауреаты (2023).
- Гүзәл Шакирова (1980), Камал театры актрисасы (2008 елдан), Татарстанның атказанган артисты (2015).
- Зарина Шәфигуллина (2001), шахмат буенча Россия спорт мастеры (2022), хатын-кызлар арасында ФИДЕ мастеры (2017).
- Илфир Якупов, театр директоры.
- Эльза Газизова (1988), журналист.
Чаллы урамнары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
Чаллы күперләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://nabchelny.ru/company/1
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2023 года (с учётом итогов Всероссийской переписи населения 2020 г.) — Росстат, 2023.
- ↑ 3,0 3,1 Рифат Каюмов. Чаллыга ничә яшь, яки шәһәрнең 400 еллыгы татар җәмәгатьчелеген ник борчый? Интертат, 1.02.2024
- ↑ Рифат Каюмов. «Чаллыга 1626 елда нигез салынганын игълан итү – фәнни җәмәгатьчелек инициативасы түгел». Интертат, 24.02.2024
- ↑ Решение Совета директоров Банка России о выпуске в обращение в 2026 году памятных и инвестиционных монет. Банк России
- ↑ Үзәк банк Чаллының 400 еллыгы уңаеннан 3 мең данә истәлекле көмеш тәңкәләр чыгарачак. Татар-информ, 3.08.2024
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 29.10.2024 № 921. Официальное опубликование правовых актов(рус.)
- ↑ Народная энциклопедия городов и регионов России «Мой Город» (рус.)
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2439
- ↑ 10,0 10,1 10,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-11-18
- ↑ архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-11-21, retrieved 2013-11-18
- ↑ Татар-информ: Ильдар Халиков вместе с журналистами Челнов подвел итоги года (рус.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты (рус телендә)
- Күңел радиосы 2010 елның 23 апрель көнендә архивланган.
- Чаллы Яндекс.Панорамаларда
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |