Чуаш теле
Чуаш теле | |
Үзисем: |
Чӑваш чӗлхи |
---|---|
Илләр: |
Чуашия, Татарстан, Башкортстан, Самар өлкәсе, Сембер өлкәсе, Сарытау өлкәсе |
Рәсми халәт: | |
Күзәтүдә тора: | |
Сөйләшүчеләр саны: |
~1,3 млн |
Халәт: | |
Классификация | |
Төркем: |
??? |
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
чув 795 |
ISO 639-1: | |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Чуа́ш теле́ (чуаш. Чӑваш чӗлхи) – чуаш халкының милли теле, Чуашия дәүләт теле. Телләр классификациясендә төрки телләрнең болгар төркеменә керә.
Чуашиядан башка Татарстан, Башкортстан, Самар өлкәсе, Сембер өлкәсе, Сарытау өлкәсе кебек регионнарда кулланыла.
Сөйләшүчеләр саны – якынча 1,3 млн кеше (2002 ел җанисәбе).
Фонетика
Сузыклар
Күтәрелеш | Рәт | ||||
---|---|---|---|---|---|
алгы | арткы | ||||
иренләшмәгән | иренләшкән | иренләшмәгән | иренләшкән | ||
югары | и | ӳ | ы | у | |
урта | ӗ, e | ӑ | |||
түбән | а |
а, ӑ, у, е, ӗ, ӳ, и фонемалары сүзнең барлык позицияләрдә очрашалар; ы фонемасы сүзнең беренче иҗегендә генә мөмкин: ырат- "авырырга", тымар "тамыр". Рус алынмаларда о фонеманы да очрашып була: кино, пальто.
Тартыклар
иренләшкән | тел алды | тел уртасы | тел арты | |
---|---|---|---|---|
шартлаулы | п | т, т' | к | |
фрикатив | с, ш, ҫ | х | ||
аффрикаталар | ч | |||
борын | м | н, н' | ||
латераль | в | л, л' | й | |
калтыраулы | р |
в, й, л, м, н, р фонемалары сүзнең барлык позицияләрдә очрашалар; рус алынмаларда б, г, д, ж, з, ф, ц татрыкларны да очрашып була.
Фонетик үзенчәлекләр: төрки з тартыгы р-га әверелә (ротацизм): тӑххӑр "тугыз"; төрки ш тартыгы л-га әверелә (ламбдаизм): кӗмӗл "көмеш";
Сүз басымы
- Әгәр дә сүздә кыскартылган сузыклар (ӑ, ӗ) юк басымы соңгы иҗегенә төшә: самана́ "вакыт", кинеме́й "әби".
- Әгәр дә сүздә кыскартылган сузыклар бар, басым соңгы тулы сузыгына төшә: ула́нка "алабуга", ҫанта́лӑк "һава".
- Әгәр дә сүздә барлык сузыклар кыскартылганнар, басым беренче иҗегенә төшә: кӗ́мӗл "көмеш", кӑ́мӑллӑ "ачык йөзле".
Рус алынмалар төп формада чыганак телнең басымын саклыйлар; башка очракларда алар чуаш теленең кагыйдәләренә буйсыналар (бригадира́ "бригадирга", тетарта́ "театрда") яки буйсынмыйлар (тра́кторӑн "трактор янында", комсомо́лецӑн "комсомолчыда").
Чуаш әлифбасы
Хәзерге чуаш әлифбасы XIX гасырның 70-елларда Иван Яковлев тарафыннан төзелә. Яковлев әлифбасында 25 хәреф булган (17 рус кириллица хәрефе һәм 8 өстәмә хәреф):
1926 елда Ꚋ хәрефе Ч хәрефе белән алыштырыла; 1933 елда әлифбасына рус алынмаларда гына кулланылган Б, Г, Д, Ж, З, Ц хәрефләре өстәләләр; 1938 елда тагын алты хәреф өстәлә: Щ, Ъ, Ь, Э, Ю, Я, ә Ԡ, Ԣ, Ť хәрефләре Ль, Нь, Ть хәрефләр тезмәләренә белән алыштырылалар.
1947 елда алфавитка Ё хәрефе өстәлә һәм нәкъ шундый вариант әлеге вакытта кулланыла:
А а | Ӑ ӑ | Б б | В в | Г г | Д д | Е е | Ё ё |
Ӗ ӗ | Ж ж | З з | И и | Й й | К к | Л л | М м |
Н н | О о | П п | Р р | С с | Ҫ ҫ | Т т | У у |
Ӳ ӳ | Ф ф | Х х | Ц ц | Ч ч | Ш ш | Щ щ | Ъ ъ |
Ы ы | Ь ь | Э э | Ю ю | Я я |
Морфология
Чуаш теле морфологик төзелеше буенча агглютинатив телләр рәтендә тора.
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Чуаш телле газеталар, Чуашстаннан башка, Татарстанда, Башкортстанда, Сембер, Самар, Төмән өлкәләрендә һәм Санкт-Петербургта бастырып чыгарылалар.[3]
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |