Табуляция
Горизонталь табуляция (HT, TAB) — сүзләр юлында текстны тигезләү өчен кулланыла торган ASCII таблицасында 0916 кодлы идарә итүче символ. Бу символны очраткач, терминал каретканы (яки курсорны) уңга, иң якын табуляция позициясына, күчерә. Гадәттәгечә, бу позициялар 8 билге урыны саен урнашалар, 1, 9, 17, 25... баганаларында. Бу символ Tab ⇆ төймәсе ярдәме белән җыела. Күп төрле программалау телләрендә \t дип билгеләнергә.
Әгәрдә текстны бастыруга җибәрсәк (табуляция символы уклы сызыклар белән күрсәтелде)
бер→ике→өч дүрт 1→2→3 4 5→6→7 8 9→10→11 12
менә мондый бастырылган текст алачакбыз:
бер ике өч дүрт 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
«Табуляция» боерыгы язу машинкасындагы шул ук исемле, таблицалар җыюын җиңеләйтә торган, төймәгә күтәрелә.
Шулай ук 0B16 коды белән вертикаль табуляция (VT) була. Ул киләсе вертикаль табуляция позициясына бастыру позициясын күчерә. Хәзерге вакытта бик сирәк кулланыла. Еш кына программалау телләрендә вертикаль табуляция символы менә болай күрсәтелә: \v
.
Текст редакторларында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Текст редакторларында табуляция позициялары 2 яки 4 билге урыны саен бара алалар: бу программалау телләре белән эшләү өчен уңай. Кулланучының теләге буенча Tab ⇆ төймәсе табулятор-символын куймаска мөмкин, ә аның урынына күпме кирәк шулхәтле буш аралар куеп, табуляцияга охшатып ясарга мөмкин.
Кайбер кодның рәсмиләштерү стандарлары табулятор-символын катгый тыялар: редакторның яки күрсәткечнең ничә позицияга көйләнгәненә карамастан, текст барыбер бертөрле күреәчәк; ә юллы константаларда күренмәгән символны буш ара белән бутарга була. Башкалар — буш аралар белән түгел, ә нәкъ табуляторлар белән файдаланырга таләп итәләр.
Текст процессорларында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Текст процессорлары табуляция позицияларын текстның теләсә кайсы урыннарында урнаштырырга һәм текстны шул позицияларның теләсә кайсы яклары (сул, урта, уң) буенча тигезләргә мөмкинлек бирә. Кирәк булса табуляция символы нокталар тезмәсе кебек күрсәтелә ала. Табуляторлар ярдәме белән еш кына формулаларны нумерлаштыруы, билгеләмәләр исемлеге, бүлекләр исемлеге тормышка ашырыла.
Охшаш функцияләр HTML таблицаларда бар. Әмма аермалар да бар: табуляторлар белән тигезләнгән текстны юллар һәм баганалар буенча тигезләп булмый. Аның каравына, таблицаларда текст күзәнәкләр читеннән чыгып китә алмый.
Табуляция (X)HTML’да
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү](X)HTML’да горизонталь табуляция 	 дип билгеләнә, әмма ул гизгечтә <pre> һәм <textarea> теглар эчендә генә файдаланылса күренә:
HTML-код мисалы <pre> тегы эчендә куллану белән
<pre> Табуляция белән ике юл: 2007	Юл эчендәге табуляция. 	Юл башындагы табуляция. Табуляциясыз юл. </pre>
Гизгеч шушы кодны менә болай күрсәтә:
Табуляция белән ике юл: 2007 Юл эчендәге табуляция. Юл башындагы табуляция. Табуляциясыз юл.
Вертикаль табуляцияның коды: , әмма ул SGML’да (HTML’ны өстәп) яки XML 1.0’да кулланылмый.
Tab ⇆ төймәсе кулланма программ тәэминатләрдә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Tab ⇆ төймәсе мондый функцияләр эшли:
- Текст редакторларында һәм текст процессорларында — табуляция символын кертү, чигенүләр белән эш.
- График интерфейсларда — сикерү. Аерым алганда, Windows’та Tab ⇆ — агымдагы тәрәзәнең элементларын бер-берсе арасында алмаштырып тору, Alt + Tab ⇆ — программаларны бер-берсе арасында алмаштырып тору. Кирегә сикерү — ⇧
Shift + Tab ⇆.
- Консольле интерфейсларда (мәсәлән IOS, bash, Zsh), шулай ук санак уеннары консольләрендә дә (мәсәлән, Quake 3, Doom 3, Unreal Tournament) — команданы автоөстәү.
- Уеннарда — өстәмә материалларны күрсәтү (дәрәҗә харитасын, нәтиҗәләр таблицасын, биремнәрне).
| |||||||||||||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Esc | F1 | F2 | F3 | F4 | F5 | F6 | F7 | F8 | F9 | F10 | F11 | F12 | PrtSc SysRq |
Scroll Lock |
Pause Break |
||||||||||||
Ins | Home | PgUp | NumLk | / | * | − | |||||||||||||||||||||
Del | End | PgDn | 7 | 8 | 9 | + | |||||||||||||||||||||
4 | 5 | 6 | |||||||||||||||||||||||||
↑ | 1 | 2 | 3 | Ent | |||||||||||||||||||||||
← | ↓ | → | 0 | , |