Йозак төймәләре
Йозак төймәләре (ингл. Lock keys) — санак төймәсарындагы төймәләр. Алар билгеләнгән режимда, йозаклауның көйләнүләренә карап, төймәсар төймәләренең бер өлешенең режимнарын алмаштырып торалар.[1]
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төймәсарларның күбесендә өч төрле йозаклау төймәләре була:
- Саннар йозагы — Num Lock. Num Lock кабынган чакта, (Num Lock индикаторы янып тора) саннар җыелмасын саннар кертү режимына күчерә, ә сүнгән чакта саннар җыелмасы курсор белән идарә итү режимында эшли.
- Баш хәрефләр йозагы — Caps Lock. Caps Lock кабынган чакта, (Caps Lock индикаторы янып тора) баш хәрефләр җыела, ә сүнгән чакта бәләкәй хәрефләр.
- Әйләндерү йозагы — Scroll Lock. Scroll Lock режимы кабынган чакта (Scroll Lock индикаторы янып тора) курсор төймәләре экранны күчерә торган функцияны эшлиләр (өскә, аска, сулга, уңга), ә сүнгән чакта — курсорның урынын үзгәртү функциясын.
Урнашулары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Йозак төймәләре төймәсар буенча таралганнар. Йозак режимнары кабынганнар мы, юк мы, гадәттә төймәсарның өске уң почмагында урнашкан өч яктылыкдиодлары күрсәтәләр. Кайбер төймәсарларда бу индикаторлар төймәләрдә яки аларның арасында урнашканнар.
| |||||||||||||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Esc | F1 | F2 | F3 | F4 | F5 | F6 | F7 | F8 | F9 | F10 | F11 | F12 | PrtSc SysRq |
Scroll Lock |
Pause Break |
||||||||||||
Ins | Home | PgUp | NumLk | / | * | − | |||||||||||||||||||||
Del | End | PgDn | 7 | 8 | 9 | + | |||||||||||||||||||||
4 | 5 | 6 | |||||||||||||||||||||||||
↑ | 1 | 2 | 3 | Ent | |||||||||||||||||||||||
← | ↓ | → | 0 | , |
Кайбер төймәсар брендларында функция режимы (function mode) төймәсе бар (шулай ук F mode яки Office Lock дип атала), һәм аларда Scroll Lock индикаторы Office Lock индикаторына алмаштырылган булырга мөмкин. Office Lock режимы кабынган чакта Функцияле төймәләрнең альтернатив функцияләре кабына. Ул функцияләр төрле текст процессорларында яки электрон почта программаларында кулланыла.