Арпа
Арпа | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Hordeum vulgare L., 1753[1] |
Таксономик ранг | төр[1] |
Югарырак таксон | Арпа[1] |
Җимеш төре | бөртекчә[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Nordisk familjebok[d], Zhiwu Mingshi Tukao[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 9(3)[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d], New International Encyclopedia[d] һәм Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d] |
Нәрсәнең чыганагы | Hordei Fructus Germinatus[d][2], ячмень[d], barley bran[d] һәм Q15789710? |
Арпа (Hordeum vulgare) – Кыяклылар гаиләлеге, Hordeum ыругыннан үләнчел үсемлек.
Бик борынгы авыл хуҗалыгы культурасы. Арпа орлыгы ярма, сыра һәм фураж өчен файдаланыла. Иртә өлгерүчән сабан һәм уҗым үсемлеге. Башакчыклары бер чәчәкле, алар башак күчәренең һәр буынында өчәрләп урнаша. Кылчыклары озын. Үзеннән серкәләнүче үсемлек. Арпа – бөртеклеләр арасында иң тиз өлгерә торган культура, шуңа күрә аны Ерак Көньякта һәм биек тауларда үстерергә мөмкин.[3]
Арпаның ике төре: ике рәтле арпа (H. distichon) һәм гади (дүрт-рәтле) арпа (H. vulgare) игелә. Беренче төрнең һәр төркемендә уртанчы башакчык кына уңдырышлы, калганнары редукцияләшкән. Икенче төрнең барлык башакчыкларында да бөртекчеләр барлыкка килә.
Арпа бөртегеннән он, ярдырмаган һәм ярдырган арпа ярмасы ясыйлар, каһвә суррогаты әзерлиләр. Орлыгыннан сыра кайнатканда сосла алалар. Арпа шулай ук мөһим терлек азыгы. Озын кылчыклы арпа (H. jubatum) – декоратив үсемлек.[3]
Арпа төрләренең һәркайсы, үз чиратында, башакның тыгызлыгы (кабыклы һәм ялангач бөртекле), башак төсе һ.б. билгеләре буенча җыелма төркемнәргә бүленә. Арпа әһәмиятле терлек азыгы, ашамлык һәм техник культура. Арпа югары азык сыйфатларына ия һәм концентрацияләнгән азык буларак киң кулланыла. Энергетик туклыклылыгы буенча арпа солыны уза. Арпа оны икмәк пешерү сәнәгатендә бодай һәм арыш онына өстәмә буларак кулланыла. Арпа бөртеге ярма ярдыруда киң кулланыла. Сыра кайнату сәнәгате өчен төп чимал чыганагы булып санала. Сыра кайнату өчен үстерелгән арпаның сыйфаты үстерү, җыйганнан соңгы эшкәртү һәм аннан соңгы саклау шартларына бәйле. Бөртекнең составы туфрак-климат һәм агротехник шартларга туры китереп үстерелгән аерым сортлардан алынырга һәм аерылып торырга тиеш. ТРда арпа төп ашлык-фураж культурасы буларак үстерелә, чәчүлек мәйданы 381,4 мең га тәшкил итә, гектарыннан 34,3 ц уңыш алына (2005). ТРда чәчәргә рөхсәт ителгән сортлар: «Московский 2» (1984), «Нутанс 778» (1988), «Эльф» (1997), «Рәхәт» (1998), «Раушан» (1988), «Нур» (2002). Корткычлары – швед һәм гессен чебеннәре, яшелкүз, чыбык личинка, кандала-ташбакалар; авырулары – тузанлы һәм каты кисәү гөмбәләре, сабак һәм арпа күгәреге, ончыл чык һ.б. ТРда нигездә сабан арпасы үстерелә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
- ↑ 2,0 2,1 http://www.keio-kampo.jp/vc/catalog/herbs/hordei-fructus-germinatus.html
- ↑ 3,0 3,1 Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит401, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-05-20
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бахтеев Ф.Х. Ячмень. М., 1955;
- Трофимовская А.Я. Ячмень. Л., 1972;
- Неттевич Э.Д., Сергеев А.В., Лызлов Е.В. Зерновые фуражные культуры. М., 1980;
- Технология возделывания ярового ячменя. Казань, 2001;
- Руководство по апробации сортовых посевов. Казань, 2002.
Чыганак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.