Эчтәлеккә күчү

Габдрахман (Әлмәт районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдрахман (Әлмәт районы) latin yazuında])
Габдрахман
Нигезләнү датасы 1747
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Габдрахман авыл җирлеге[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Габдрахман авыл җирлеге[d][1], Бөгелмә өязе, Әлмәт районы һәм Уфа провинциясе
Халык саны 1558 (2023)[2]
Почта индексы 423441
Карта

ГабдрахманТатарстан Республикасының Әлмәт районындагы татар авылы. Зәй елгасы буенда урнашкан.

Әлмәт шәһәреннән 18 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Авыл аркылы Р239 автомобиль юлы уза[3].

Халык саны — 1715 кеше.

Кама аръягының көньяк-көнчыгышындагы күпчелек авыллар кебек үк, Габдрахман авылы да XVIII йөзнең беренче яртысында барлыкка килгән. Авылга нигез салучы булып Надыр Уразмәтовның[4] туганы Габдрахман Бикмәтов (Бикмөхәммәтов) (1678-1748) санала. Икенче юрама буенча, авыл 1728 елда Самара ягындагы Гали авылы кешеләре тарафыннан нигезләнгән[5].

Габдрахман авылындагы мәчет беренче тапкыр 1749 елда телгә алына[3].

Җанисәпнең икенче (1747) ревизиясе буенча, авылда 36 җан ясаклы татар[6], ә өченче (1762 ел) ревизия материаллары буенча, 22 җан ясаклы татар яшәгән[7]. Алар старшина Йосыф Надыров командасына кергәннәр. Күпчелеге чыгышлары белән Казан өязеннән, Надыр Уразмәтов белән туган булып, Казан ханлыгы тарханнары токымыннан булганнар. Дүртенче (1782 ел) ревизия буенча, Габдрахман авылында 52 җан типтәр һәм 12 җан ясаклы татар теркәлгән[8]. Сигезенче (1834) ревизия буенча, 183 җан типтәр һәм 94 җан башкорт сословиясенә кергән ир-ат исәпләнә. 1859 елда Габдрахман авылында 817 җан ир-ат булган.

Алдагы җанисәп язмаларында авыл халкы үзен татар дип терки.

ХХ йөз башында авылда 2 мәчет, 2 мәктәп, 2 су тегермәне була; һәр чәршәмбе саен базар оештырыла[3].

Бу авылда Үзәк диния нәзарәтенең икенче мөфтие Габдессәлам бине Габдеррәхим бине Габдеррахман бине Мөхәммәд әл-Бөгелмәви әл-Габдери туган[9]

Туган якны өйрәнү музее
Җәмигъ мәчете
Ислам

Танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халык саны
1747[10]1762[10]1762[11]1782[10]1782[11]1795[11]1795[12]1816[12]1834[12]1856[12]
8222738210318021790277569
1859[13]1883[14]1889[11]1897[15]1900[12]1910[16]1920[11]1926[11]1938[11]1949[11]
81793113111395153618512009183818261432
1958[11]1970[11]1979[11]1989[11]2002[11]2010[11]2012[17]2013[18]2014[19]2015[20]
1656156015471300150417111732174717221744
2016[21]2017[22]2023[2]
168716501558

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.8 °C 13.9 °C 19 °C 20.7 °C 18.2 °C 12.6 °C 4.6 °C -4.6 °C -10.2 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[23]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[24]

  1. 1,0 1,1 ОКТМО
  2. 2,0 2,1 Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2023 года (с учётом итогов Всероссийской переписи населения 2020 г.)Росстат, 2023.
  3. 3,0 3,1 3,2 Татар энциклопедиясе: 6 томда /Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов, җав.мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. Казан: "ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты" дәүләт учреждениясе, 2010. 2 т.: Г-Й. б.9.
  4. https://zen.yandex.ru/media/liliyagabdrafikova/kak-tatarin-iz-zakazania-upravlial-zakamem-ob-osnovatele-nadyrovskoi-volosti-pervom-neftianike-nadyre-urazmetove-5fbf5aab0b4af80149dc3ef6
  5. архив күчермәсе, archived from the original on 2020-10-19, retrieved 2021-01-20 
  6. Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722-1782 гг.) / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — С. 65. — 192 с. — ISBN 978-594981-351-5.
  7. Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722-1782 гг.) / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — С. 79. — 192 с. — ISBN 978-594981-351-5.
  8. Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722-1782 гг.) / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — С. 176, 128. — 192 с. — ISBN 978-594981-351-5.
  9. Ш.Б.Мәрҗани. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр). Казан, Татар.кит.нәшр., 1989. б.214.
  10. 10,0 10,1 10,2 атары Уфимского уезда — 2021.
  11. 11,00 11,01 11,02 11,03 11,04 11,05 11,06 11,07 11,08 11,09 11,10 11,11 11,12 11,13 Абдрахманово
  12. 12,0 12,1 12,2 12,3 12,4 История башкирских родов. Юрми — 2016. — 718 бит
  13. Самарская губерния. Список населенных мест по сведениям 1859 года — 1864.
  14. Волости и важнейшие селения Европейской России. Губернии Нижне-Волжской области — 1883.
  15. Населенные места Российской империи в 500 и более жителей с указанием всего наличного в них населения и числа жителей преобладающих вероисповеданий по данным первой всеобщей переписи населения 1897 г.: под ред. Н. А. ТройницкогоСПб: 1905. — 270 бит
  16. Список населенных мест Самарской губернии — 1910.
  17. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
  18. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктовРосстат, 2013. — 528 бит
  19. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года — 2014.
  20. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
  21. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
  22. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 годаМосква: Росстат, 2017.
  23. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  24. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.