Мәхмүт Гасыймов
Мәхмүт Гасыймов | |
---|---|
Туган телдә исем | Мәхмүт Моталлип улы Гасыймов |
Туган | 27 июль 1945 (79 яшь) Кемерово өлкәсе Ленинск-Кузнецкий |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Үзбәкстан дәүләт сәнгать институты[d] |
Һөнәре | сынчы, рәссам |
Бүләк һәм премияләре | ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2008) |
Мәхмүт Гасыймов, Мәхмүт Моталлип улы Гасыймов, рус. Гасимов Махмуд Муталлипович (27.7.1945) — сынчы, ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1977), ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2008).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1945 елның 27 июлендә Кемерово өлкәсе Ленинск-Кузнецкий шәһәрендә туган. Ташкәнт сынлы сәнгать укуханәсен (1965), Ташкәнт театр-сәнгать институтын (Ф.И. Грищенко, Ю.Н. Киселёв, К.А. Сәлахетдинов курсы) (1974) тәмамлаган, ССРБ сәнгать академиясе каршындагы И.Е. Репин исемендәге Ленинград нәкыш, скульптура һәм архитектура институтының сынчылык остаханәсендә стажировка уза (1978-1979).
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1968-1969 «Үзбәкфильм» киностудиясендә рәссам.
- 1974-1983 Ташкәнт сынлы сәнгать укуханәсендә сынлы сәнгать фәнен укыта.
- 1999 елдан Казанда.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гасыймов төрле жанрларда эшли: станлы, монументаль, монументаль-декоратив һәм мемориаль пластика. Станлы портрет остасы. Ясаган каһарманының портрет охшашлыгына ирешүгә, аның рухи-әхлакый йөзен чагылдыруга аерым игътибар бирә. Гипс, мәрмәр, бронза, япон сәрвие, шамот кулланып эшли. Бакырны чүкеп ясау техникасын куллана.
Казанда, Үзбәкстанда, Владивосток, Чита, Түбән Варта, Усть-Каменогорск (Казакъстан) һ. б. шәһәрләрдә галимнәргә, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә куелган һәйкәлләр, бюстлар һәм портретлар, истәлек тактаташлары авторы.
1973 елдан башлап республика, төбәк («Урта Азия республикалары һәм Казакъстан сынчылары күргәзмәсе», Ташкәнт, 1982 һ.б.), бөтенсоюз («Җир һәм кешеләр», Мәскәү, 1979 һ.б.) күргәзмәләрендә, халыкара (Финляндиядә, Швециядә «Үзбәкстан ССР мәдәнияте көннәре», 1970 еллар) һ.б. күргәзмәләрдә катнаша.
Хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Зирәклек. Үзбәк карчыгы портреты» (1976)
- «Бокс буенча дөнья чемпионы Р. Рискиев» (1979)
- «Композитор Мохтар Әшрәфи» (1998)
- «Рафаил Такташ» (1998)
- «Тагын яз килде» (1985)
- «Мин-минлек монументы»
- «Шәрекъ мотивлары» шәлкеме (1985-1986)
- «Бәхетле бабай» (1985)
Монументаль скульптура
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әкмәл Икърамов һәйкәле (Ташкәнт, 1989)
- «Уңдырышлылык» фонтаны (Ташкәнт, 1993)
- Садретдин Айни һәйкәле (Соктари бистәсе, Гиждуван районы, 1978)
- Бакый Урманче һәйкәле (Казан, 1997)
- Гавриил Державин һәйкәле (Казан, 2003)[1]
- Салих Сәйдәшев һәйкәле (Казан, 2005)
- Муса Җәлил һәйкәле (Түбән Варта, 2007)
- Ибраһим I бин Мөхәммәт һәйкәле (Алабуга, 2007)[2]
- Сәяси золым корбаннары истәлегенә һәйкәл (Зөя, 2011)
- Муса Җәлил һәйкәле (Үскәмән, 2015).
- Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәле (Уразавыл, Түбән Новгород өлкәсе, 2016).
Монументаль бизәлеш скульптурасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Музалар» рельефы (Беговат шәһәре, 1977)
- «Үзбәкстан» шифаханәсе интерьеры (Кисловодск)
- М.Е. Евсевьев каберенә куелган истәлек (Казан, 2001)
- Хәйдәр Бигичевка тактаташ (Казан, 1998)
- Салих Сәйдәшевка тактаташ (Казан, 2000)
- Нәҗип Җиһановка тактаташ (Казан, 2001)
Станлы бюстлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Нәкый Исәнбәт бюсты (Казан, 1996)
- Салих Сәйдәшев бюсты (Казан, 1998)
- Нәҗип Җиһанов бюсты (Казан, 2000)
- Гавриил Державин бюсты (Лаеш районы, Сокуры авылы, 2003)
- Сибгат Хәким бюсты (Казан, 2001)
Әсәрләре Үзбәкстанның Дәүләт сәнгать музеенда (Ташкәнт), Хәзерге заман сәнгате музеенда (Үргәнеч, Үзбәкстан), шәхси тупланмаларда (АКШ, Алмания һ.б.) саклана.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2008 ТР атказанган сәнгать эшлеклесе
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ «Иске Казан» сайтында
- ↑ «Россия буйлап» порталы, archived from the original on 2017-04-08, retrieved 2016-02-12
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Справочник Союза художников СССР. М., 1989.
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Казан буенча юл күрсәткеч сайты
- М.М. Гасыймов «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 27 июль көнне туганнар
- 1945 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Кемерово өлкәсендә туганнар
- Ленинск-Кузнецкийда туганнар
- Рәссамнар
- Скульпторлар
- Татар рәссамнары
- Татарстан скульпторлары
- Үзбәкстан рәссамнары
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Ташкәнт сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар
- Ташкәнт сәнгать институтын тәмамлаучылар
- Муса Җәлил