Эчтәлеккә күчү

Наил Шәрифуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наил Шәрифуллин latin yazuında])
Наил Шәрифуллин

Тугач бирелгән исеме: Наил Искәндәр улы Шәрифуллин
Туу датасы: 7 май 1957(1957-05-07) (67 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Баулы районы, Исергәп
Милләт: татар
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы, публицист
Иҗат итү еллары: 1988х. в.
Юнәлеш: проза, публицистика
Жанр: повесть, хикәя
Иҗат итү теле: татар
Дебют: 1988, «Идел» альманахы)
Премияләр: Саҗидә Сөләйманова премиясе
«Бәллүр каләм»

Наил Шәрифуллин, Наил Искәндәр улы улы Шәрифуллин (1957 елның 7 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Баулы районы, Исергәп) ― язучы, публицист, журналист. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2013). Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты (2015). «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчесе (2016). «Ватаным Татарстан» газетасының махсус хәбәрчесе (2011 елдан)[1].

1957 елның 7 маенда Татарстан АССР Баулы районы Исергәп авылында туган[2]. Исергәп урта мәктәбен, Казан авиация институтының (хәзерге А. Н. Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ) радиоэлектроника факультетын (1980 елда) тәмамлаган. 1980 елда Лениногорскида хәрби заводта эшли башлаган. Очкычларга электрон җиһазлар җитештерү буенча инженер-технолог, инженер-конструктор вазыйфаларын башкарган[2].

1982–1984 елларда Совет Армиясенең Хәрби-космик гаскәрләрендә, «Корунд», «Молния» тибындагы экипажсыз ясалма иярченнәр белән идарә итү үзәгендә офицер (капитан) булып хезмәт иткән[3].

Армиядән кайткач, 1984―1996 елларда Лениногорскида заводта башта инженер-конструктор, сынау лабораториясе башлыгы, аннан соң автоматлаштырылган идарә системалары (АСУ) бүлеге начальнигы булып эшләгән. Н. Шәрифуллин ― үзе эшләгән предприятиедә сериягә куелып чыгарылган халык куллану приборларының берсенең уйлап табучы авторы[4].

1996―1997 елларда Лениногорск шәһәр газетасында бүлек мөдире ― редактор урынбасары вазыйфаларын үтәгән. 1997―2011 елларда ― «Татнефть» ААҖ составындагы «ТМС – Буровой сервис» ҖЧҖдә сәнәгать электроникасы буенча белгеч[2].

2011 елның июль аеннан ― «Ватаным Татарстан» газетасының махсус хәбәрчесе, журналист-аналитик. Россиядәге сәяси вакыйгаларга, республика тормышына, татар милләте язмышына кагылышлы, җәмгыятебездәге бүгенге вәзгыятькә, андагы уңай булмаган күренешләргә анализ ясап язган эчтәлекле язмалары әлеге газетаның «Җиденче каттан караш», «Фикер» рубрикаларында басылып килә[2]. Соңгы елларда туган телебезнең үзенең лаеклы урынын, әһәмиятен югалта баруы, хәле көннән-көн мөшкелләнүе турында мәкаләләрендә ачынып яза [5].

Беренче хикәясе 1988 елда «Идел» альманахында дөнья күргән. Аннан соңгы публицистик язмалары һәм әдәби әсәрләре «Ватаным Татарстан» газетасында, «Идел», «Мәйдан», «Казан утлары», «Сөембикә» журналларында дөнья күргән. 2009―2010 елларда «Мәйдан» журналы уздырган хикәяләр конкурсында «Соңгы ау» хикәясе белән җиңүче булган[2].

  • Соңарган сөю: повестьлар, хикәяләр. Казан: Рухият, 2012 .-360 б.[6]
  • Кая бара бу дөнья? (публицистик мәкаләләр). К.: ТКН, 2014. - 253 бит. ISBN 978-5-298-02677-2
  • Гаделлек эзләгәндәге гаҗизлек яки Җиденче каттан караш (уйланулар, фикерләр, аналитика) [16+] / Наил Шәрифуллин. - Казан : Яз, 2017. - 399 бит. : ил.; 22 см.; ISBN 978-5-98688-099-0 : 1500 экз.[7]. Автор бүгенге җәмгыятьнең җитешсезлекләрен курсәтә, илдәге эчке сәяси вәзгыятьнең телебез, милләтебез ягында булмавына сызлана [8].
  • Ялгыз кеше язмалары. Повестьлар, парчалар, милләт, тел язмышына кагылышлы аналитик мәкаләләр. ТФА нәшрияте 340 бит.
« Наил Шәрифуллинның һәр проблемага үз карашы булып, әйтәсе фикерен төгәл сүзләр, тыгыз җөмләләр белән чыкылдатып әйтеп бирүе сокландыра... Ул укучының фикерләрен, хисләрен үзенең көчле дәлилләре, какшамас логикасы белән кузгата. Шуның белән ул үзе язган вакыйгалардан югары биеклектә кала, шуның белән укучыны ышандыра, шуның белән үзе артыннан ияртә...[2]
Фоат Садриев, Татарстан халык язучысы, Тукай бүләге лауреты
»
« [Кая бара бу дөнья?] китабы беренче битләреннән үк укучының аңын биләп, гаҗәеп кыю фикерләре, чакырулары, өндәүләре белән әсир итә. Мондый китапны, әгәр XIX-XX гасыр аралыгында дөньяга килгән булса, һич арттырусыз, яшерен революцион түгәрәкләрдә өйрәнерләр, аерым урыннарын прокламация итеп бөтен илгә таратырлар иде[2]
»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызы һәм оныгы Чаллыда яши.

Кайбер әсәрләре