Сөләйман Вәлиев-Сульва
Сөләйман Вәлиев-Сульва | |
---|---|
Туган телдә исем | Сөләйман Вәлиев-Сульва |
Туган | 9 (21) гыйнвар 1899[1] Ырынбур, Россия империясе |
Үлгән | 23 апрель 1956[1] (57 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС[d] |
Һөнәре | актёр |
Сөләйман Вәлиев-Сульва, Сөләйман Ярулла улы Вәлиев (9 (21) гыйнвар 1899[1], Ырынбур, Россия империясе — 23 апрель 1956[1] (57 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — актер һәм режиссер. Сәхнә эшчәнлеген Ырынбур шәһәрендә башлый. 1922-1923 елларда Ташкәнттә: театр технкумы мөдире, татар театр труппасы режиссеры; 1923-1924 елларда Ырынбур татар эшче-керәстиян театры режиссёры. 1924 елда ТАССР мәгариф халык комиссариатының сәнгать бүлеге мөдире. 1925-1926 елларда Акмәсҗит шәһәрендәге кырымтатар театрының баш режиссеры. 1926 елдан Татарстанда: 1928-1931, 1938-1941 елларда ТДАТ актёры һәм режиссёры; 1933-1935 елларда Мәскәүдәге Татар опера студиясе директоры, 1935-1938 елларда Казандагы татар эчше театры актёры һәм режиссёры. 1949-1955 елларда Татарстан республика күчмә театрының баш режиссёры. Сәхнәгә куйган төп спиктәкелләре: «Зәңгәр шәл» (1929, К.Тинчурин), «Отелло» (1933, В.Шекспир), «Сулган чәчәкләр» (1953, Җ.Җәббарлы).[2]