Эчтәлеккә күчү

Фибоначчи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фибоначчи latin yazuında])
Фибоначчи
Туган телдә исем Леонардо Пизано лат. Leonardo Pisano
Туган як. 1170 ел
Пиза
Үлгән як. 1250 ел
Пиза
Күмү урыны Кладбище Кампо-Санто[d][1]
Ватандашлыгы Пизанская республика[d]
Һөнәре математик
Ата-ана

 Фибоначчи Викиҗыентыкта

Леона́рдо Пиза́но (лат. Leonardo Pisano, як. 1170 ел, Пиза — як. 1250 ел, шунда ук) — Урта гасырлар Аурупасының беренче эре математигы. Фибона́ччи (Fibonacci) исеме астында билгеле.

Фибоначчиның әтисе сәүдә эшләре буенча еш кына Алжирда була. Анда ул гарәп галимнәреннән математика өйрәнә торган була. Соңрак ул Мисырда, Сүриядә, Византиядә, Сицилиядә дә була. Леонардо ислам дөньясы галимнәренең хезмәтләрен өйрәнә (әл-Хәрәзми, Әбу Камил һ.б.), гарәп тәрҗемәләре буенча борынгы грек һәм һинд математикларының хезмәтләре белән дә таныша.

Фиббоначчи саннары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фиббоначчи хөрмәтенә Фиббоначчи саннары атала, бу саннар рәтендә алдагы сан элекке ике санның суммасы булып тора. Хәзерге вакытта кайбер галимнәр аны 0-дән башлана торган итеп билгелиләр, кайберәүләр 1-дән башлана торган итеп билгелиләр. Фиббоначчи саннары шулай бара:
0, 1, 1, 2, 3, 5, 8, 13, 21, 34, 55, 89, 144, 233, 377, 610, 987, 1597, 2584, 4181, 6765, 10946, 17711, ...
Фиббоначчи саннарына туры килгән эзлеклелекләр табигатьтә очрый.


  1. 1,0 1,1 Find A Grave — 1996.
  2. 2,0 2,1 Pas L. v. Genealogics — 2003.