Ярмәкәй
Ярмәкәй | |
... хөрмәтенә аталган | Ермек (имя)[d] |
---|---|
Рәсми тел | башкорт теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Ярмәкәй авыл шурасы[d][1] һәм Ярмәкәй райуны |
Административ-территориаль берәмлек | Ярмәкәй авыл шурасы[d] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 3937 (2010)[2] |
Почта индексы | 452190 |
Беренче язма телгә алу | 1747 |
Җирле телефон коды | 34741 |
Ярмәкәй Викиҗыентыкта |
Ярмәкәй — авыл, Ярмәкәй районының (1935—63 елларда һәм 1968 елдан алып) һәм Ярмәкәй авыл советы үзәге. Уфадан көньякка 235 км һәм Приют тимер юл станциясеннән төньяк-көнбатышка таба 31 км еракта, Бәләбәй—Ярмәкәй—Приют, Октябрьски—Ярмәкәй автомобиль юлларында, Рә елгасы буенда урнашкан.
Халкы (мең кеше): 1906 елда — 1,5; 1920 — 2,0; 1939 — 2,4; 1959 — 2,6; 1989 — 3,5; 2002 — 4,2; 2010 — 3,9. ПУ, урта һәм балалар музыка мәктәбе, 2 балалар бакчасы, үзәк район дәваханәсе һәм китапханәсе, мәдәният йорты (4 үзешчән сәнгать халык коллективы, шул ис. “Ярмәкәй”), балалар китапханәсе, тарих туган якны өйрәнү музее, мәчет бар.
1795[3] | 1865[4] | 1920[5] | 1939[6] | 1959[7][6] | 1970[8][6] | 1979[9][6] | 1989[10][6] | 2002[11][6] | 2009[12] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
59 | ↗749 | ↗2093 | ↗2388 | ↗2522 | ↗2528 | ↗3405 | ↗3481 | ↗4206 | ↗4266 |
2010[2] | 2021[13] | ||||||||
↘3937 | ↗4107 |
Тарихи белешмә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авылга Казан даругасы Кыр-Елан вулысы Әбделкәрим авылы башкортларының асаба җирләрендә 1742 елда кердәшлек килешүе буенча ясаклы татарлар (алар соңыннан типтәрләр катламына күчә) нигез сала. Тәүге төпләнүче Ярмәкәй Сөендековның (икенче мәгълүматләр буенча, Ярмәк Бәйкәшевнең) исеме белән аталган. 1749 елда биредә кердәш башкортлар, 18 гасыр азагында — шул ук вулысның Исламбакты авылы татарлары (дәүләт игенчеләре) килеп утыра. 1795 елда 11 йортта 59 кеше яшәгән, 1865 елда Ярмәкәй (Бәйкәй) исеме белән теркәлгән, 140 йортта — 749 кеше. Игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. вулыс идарәсе урнашкан, мәчет, училище, 4 су тегермәне булган. 1906 елда мәчет, 3 бакалея кибете, мөгәзи теркәлгән; авылда вулыс идарәсе урнашкан була.
А.Х.Галләмов, Ф.Г.Гыйләжев, З.М.Янекәева, Г.М.Золоева, Э.А.Имелбаева, М.Х.Садыйкова шул авылда туган.
Авыл белән бәйле шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ОКТМО
- ↑ 2,0 2,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ Бишенче рәвиз
- ↑ Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит
- ↑ 1920 елгы Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкорт энциклопедиясе(үле сылтама) (башк.)