Ту-334
Ту-334 | |
Чыгыш иле | Россия |
---|---|
Җитештерүче | Берләшкән авиатөзү корпорациясе[d] һәм С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе |
Беренче очыш | 8 февраль 1999 |
Җитештерелгән | 2 |
Эшләүче | Туполев[d] |
Интерьерлар элементы өчен Викиҗыентыктагы төркем | [d] |
Ту-334 Викиҗыентыкта |
Ту-334 — 1990 елларының азагында ОКБ Туполев тарафыннан эшләнгән Россия Федерациясе якынмагистраль пассажир очкычы. Ту-334 иске Ту-134, Ту-154Б һәм Як-42 очкычларын алмаштырырга тиеш иде.
Ту-334 2003 елдан Казанда КАПО заводында җитештерелде, ләкин Ту-334 проекты Погосян җитәкчесендәге ОАК ясый торган Superjet-100 очкычының конкуренты булганга күрә, тегеләре аңа махсус аяк чалалар, дигән фикер йөри.[1] Әлегә (2013 ел) 5 данә Ту-334 ясалды.
Ту-334 очкычында берничә мөһим өстенлек Superjet-100 очкычы алдында бар:
- Бәясе: Ту-334 — 18-22 млн. доллар тора; Superjet-100 — 38-40 млн. доллар тора.
- Двигатель: Ту-334 очкычында двигательләр койрыкта югарыда урнашкан, Superjet-100 очкычының канатларында 40 см. җир өстеннән урнашкан, шуңа күрә күбесе Россия һава аланында Superjet-100 кулланып булмый.
- Ту-334 очкычы 97%ка Россия җиһазларыннан тора. Superjet-100 очкычы 10-15%ка Россия җиһазларыннан гына тора.
- Россия Төньяк салкын өлкәләрендә Superjet-100 куллануы шик астында була, чөнки чит ил җиһазы шул каты хәлдә ватыла ала. Ту-334 эшенең температура киңлеге -50 С +50 С диярлек була.
- Сухой авиаширкәте хәрби очкычлары гына җитештерә иде, граждан очкычы җитештерүе тәҗрибәсе бөтенләй юк. Туполев Бюросы — танылган, аталган һәм тикшерелгән граждан очкычының җитештерүче.
Superjet-100 очкычында бер өстенлек генщ Ту-334 очкычы алдында бар:
- Superjet-100 экипажында 2 кеше, Ту-334 экипажында 3 кеше.
2003 елның 30 декабрендә Ту-334-100 очкычы СТ231-Ту-334-100 сертификаты алды.
Ту-334 фюзеляжы Ту-204 аркылы кисеме кебек, Ту-334 һәм Ту-204 60%ка унификациянгән. Ту-334 очкычы 97%ка Россия җиһазларыннан тора.
Очу-техникалык бәяләмәләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бәяләмә | Ту-334-100 | |||||
---|---|---|---|---|---|---|
Беренче очыш | 8 февраль, 1999 | |||||
Файдалану башы | 2003 | |||||
Канат киңлеге | 29.8 м | |||||
Озынлыгы | 31.3 м | |||||
Фюзеляж киңлеге | 3,8 м | |||||
Койрык биеклеге | 9.4 м | |||||
Канат мәйданы | 83.2 м² | |||||
Иң зур сәүдә йөкләнеше | 12 000 кг | |||||
Иң зур ягулык салуы | 10 100 кг | |||||
Иң зур очып китү авырлыгы | 47 900 кг | |||||
Пассажир сыйдырышлыгы | 102 | |||||
Салон киңлеге | 3.57 м | |||||
Салон биеклеге | 2,11 м | |||||
Экипаж | 3 | |||||
Крейсер тизлеге | 820 км/ч | |||||
Иң зур тизлек | 850 км/ч | |||||
Хезмәт түшәме | 11 000 м | |||||
Иң күп ягулык белән очыш озынлыгы | 3 150 км | |||||
Иң зур сәүдә йөкләнеше белән очыш озынлыгы | 2 040 км | |||||
Двигательләр | Д-436Т1, 2 x 7500 кгс | |||||
Уртак сәгатьтәге ягулыкның тотылуы (Иң зур сәүдә йөкләнеше) |
1 700 кг/сәг чагыштырма ягулыкның тотылуы: 23.4 г/пасс.-км | |||||
Кирәкле очып менү-төшү юл озынлыгы | 1820 м |
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ту-334 — Т-гәүдәле каурыйлы (иске Ту-134 кебек), койрыкта урнаштырган ике двигательле очкычы. Ту-334 һәм Ту-204 60%ка унификациянгән. Ту-334 очкычы 97%та Россия җиһазларыннан тора.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кощеев А. Б., Платонов А. А., Храбров А. В. Аэродинамика самолетов семейства Ту-204/214. Учебное пособие. — М: Полигон-Пресс, 2009. — 304 с. — 1500 экз. — ISBN 978-5-98734-019-6
- ОАО «Туполев» Самолет Ту-204-100В. Руководство по летной эксплуатации.
- ОАО «Туполев» Самолет Ту-214. Руководство по летной эксплуатации.
- Черемухин Г. А., Гордон Е. И., Ригмант В. Г. «Туполев». Полет в будущее. — М: Полигон-Пресс, 2009. — Т. I. — 384 с. — 510 экз. — ISBN 978-5-98734-017-2
- Ригмант В. Г., Черемухин Г. А., Гордон Е. И. «Туполев». Полет в будущее. — М: Полигон-Пресс, 2010. — Т. II. — 384 с. — 500 экз. — ISBN 978-5-98734-018-9
- Черемухин Г. А. Дальше. Выше. Быстрее: воспоминания о работе в авиапромышленности, о технике и ее создателях. — М: Проспект, 2011. — 448 с. — 500 экз. — ISBN 978-5-392-02512-1
- P. Duffy, A. Kandalov Tupolev. The man and his aircraft. — SAE International, 1996. — ISBN 1 56091-899-3
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ОАО «Туполев» — Ту-334 2011 елның 9 гыйнвар көнендә архивланган. — официальный сайт
- Путин будет летать на российском самолете Ту-334 2009 елның 17 февраль көнендә архивланган. — GPSearch.org
- Л. Л. Селяков «Тернистый путь в никуда. Работа в ОКБ А. Н.ТУПОЛЕВА» 2012 елның 3 апрель көнендә архивланган.
- Ту-334 на airliners.net
- Ту-334 стал казанским
- История авиационной промышленности России 2012 елның 17 июнь көнендә архивланган.