Галина Окунева-Ластовка
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык |
СССР Россия |
Туу датасы | 1 гыйнвар 1947 (77 яшь) |
Туу урыны | Семенсола, Казанское сельское поселение[d], Сернур районы, Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР |
Һөнәр төре | җырчы, педагог |
Бүләкләр |
Окунева-Ластовка Галина Трофимовна (1 гыйнвар 1947, Семенсола, Сернур районы, Мари АССР, ССРБ, СССР) — ССРБ һәм Россия опера җырчысы (мецо-сопрано), педагог. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты (1973—1980), М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының төп солисты (1980-2008). Казан дәүләт консерваториясе профессоры (2003). Россия Федерациясенең атказанган артисты (1998). Татарстан АССРның халык артисты (1987), Марий Эл Республикасының халык артисты (1994). Җырчыларның Югары халыкара лигасы әгъзасы (Нью-Йорк).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Галина Трофимовна Окунева-Ластовка 1947 елның 1 гыйнварында Мари Элның хәзерге Сернур районы Семенсола авылында контузия аркасында үлгән фронтовик-крестьянның күп балалы гаиләсендә туа[1]. 1968 елда Йошкар-Ола музыка училищесының дирижёр-хор һәм вокаль бүлекләрен, 1973 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый[2][3]. Ластовка консерваторияне С. Н. Җиһанова классында тәмамлый[4]. 1976 елда Казан дәүләт консерваториясе каршында аспирантура тәмамлый[5].
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекториясе солисты (1973—1980), М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты (1980—2008)[6].
Галина Ластовка Казан дәүләт консерваториясенең ялгыз җырлау кафедрасы укытучысы (1995—2001), доцент (2001—2003), профессор (2003)[7]. Аның укучыларының берсе — М.Казаков опера сәхнәсенең дөнья йолдызы[8].
Иҗади эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Опера сәхнәсе примасы булып киң танылган[9]. 30 дан артык партия, шул исәптән Любаша («Царская невеста», Н. Римский-Корсаков), Кармен («Кармен», Ж. Бизе), Марина Мнишек («Борис Годунов», М. Мусоргский), Кончаковна («Князь Игорь», А. Бородин), Амнерис («Аида», Д. Верди), Графиня («Пиковая дама», П. Чайковский) һ.б., шулай ук композитор-классиклар, рус, мари, татар халык җырлары әсәрләрен башкара[10]. Җырчы репертуарына Бах, Гендель, Рахманинов, Даргомыжский, Чайковский, Шапорин, Свиридовның иң катлаулы техник әсәрләреннән башлап халык җырларына кадәр дөнья камера музыкасының иң яхшы үрнәкләре керә. Кармен, Графиня («Пиковая дама»), Тугзак («Алтынчәч») партиясенең Ластовкага триумфаль уңыш китерә. Ул аны татар телендә бик яхшы башкара.
Концерт программалары белән Россиянең төрле төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә була, әлегә кадәр Марий Эл республикасында концертлар белән еш чыгыш ясый. «Яшь талантлар Марий Эл» фестиваленең жюри әгъзасы. «Марий Элның яшь талантлары» фестиваленең жюри әгъзасы[11][12]. Төрле елларда Америка, Германия, Голландия, Австрия, Төркия, Франция, Бельгия, Греция, Австралия һәм дөньяның башка илләре буйлап гастрольләрдә йөри. Җырчыларның Югары халыкара лигасы әгъзасы булып тора (Нью-Йорк)[13][14].
Үз вакытында И. Архипова, З. Соткилава, Л. Казарновская, В. Пьявко, М. Биешу, Ю. Марусин, Н. Терентьева, Э. Пелагейченко, Л. Сметанников, А. Ведерников һәм башкалар кебек җырчылар белән зур сәхнәдә җырлаган[15].
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Россия Федерациясенең атказанган артисты (1998)[16]
- Татарстан АССРның халык артисты (1987)[17]
- Мари Эл Республикасының халык артисты (1994)[17]
- Профессор (2003)[17]
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты[18].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Семенсола (Семен-Сола), деревня — ABOUTMARI.COM. 2021-02-28 тикшерелгән.
- ↑ Ластовка Галина Трофимовна. әлеге чыганактан 2021-05-10 архивланды. 2021-02-28 тикшерелгән.
- ↑ Super User.Ластовка Галина Трофимовна - Казанский театральный музей(рус.) ?.www.kzntm.ru.Дата обращения: 28 февраля 2021.
- ↑ Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
- ↑ МБЭ.— 2017.— С.248.— ISBN 5-87898-357-0.
- ↑ Ластовка Галина Трофимовна. әлеге чыганактан 2021-05-10 архивланды. 2021-02-28 тикшерелгән.
- ↑ Ластовка Галина Трофимовна.tatfil.ru.Дата обращения: 28 февраля 2021.
- ↑ МБЭ.— 2017.— С.248.— ISBN 5-87898-357-0.
- ↑ МБЭ.— 2017.— С.248.— ISBN 5-87898-357-0.
- ↑ Энциклопедия МЭ. — 2009. — С. 477. — ISBN 978-5-94950-049-1.
- ↑ МБЭ.— 2017.— С.248.— ISBN 5-87898-357-0.
- ↑ Республиканский конкурс «Молодые таланты Республики Марий Эл» — Министерство культуры, печати и по делам национальностей Республики Марий Эл. 2021-02-28 тикшерелгән.
- ↑ МБЭ.— 2017.— С.248.— ISBN 5-87898-357-0.
- ↑ Энциклопедия МЭ.— 2009.— С.477.— ISBN 978-5-94950-049-1.
- ↑ Ластовка Галина Трофимовна - Казанская государственная консерватория имени Н.Г.Жиганова.www.kazancons.ru.Дата обращения: 28 февраля 2021.
- ↑ Ластовка Галина Трофимовна - Казанская государственная консерватория имени Н.Г.Жиганова.www.kazancons.ru.Дата обращения: 28 февраля 2021.
- ↑ 17,0 17,1 17,2 Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
- ↑ Super User.Ластовка Галина Трофимовна - Казанский театральный музей(рус.) ?.www.kzntm.ru.Дата обращения: 28 февраля 2021.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ластовка (Окунева) Галина Трофимовна // Марийская биографическая энциклопедия / Авт.-сост. В. А. Мочаев. — Йошкар-Ола: Марийский биографический центр, 2007. — С. 208. — 2032 экз. — ISBN 5-87898-357-0.
- Ластовка-Окунева Галина Трофимовна // Энциклопедия Республики Марий Эл / Отв. ред. Н. И. Сараева. — Йошкар-Ола, 2009. — С. 477. — 872 с. — 3505 экз. — ISBN 978-5-94950-049-1.
- Артищева Р. В. Ластовка (Окунева) Галина Трофимовна // Марийская биографическая энциклопедия / Авт.-сост. В. А. Мочаев. — 2-е изд. — Йошкар-Ола: Марийский биографический центр, 2017. — С. 248. — 606 с. — 1500 экз. — ISBN 978-5-905314-35-3.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- КАЗАНСКАЯ ГОСУДАРСТВЕННАЯ КОНСЕРВАТОРИЯ имени Н.Г. Жиганова. Кафедра вокального искусства. Ластовка Галина Трофимовна 2022 елның 14 гыйнвар көнендә архивланган.
- Казанский театральный музей. Ластовка Галина Трофимовна 2021 елның 1 март көнендә архивланган.
- ТАТАРСКАЯ ГОСУДАРСТВЕННАЯ ФИЛАРМОНИЯ имени Габдуллы Тукая. Ластовка Галина Трофимовна 2021 елның 10 май көнендә архивланган.
- АССАМБЛЕЯ НАРОДОВ ТАТАРСТАНА. НАРОДНАЯ АРТИСТКА ИЗ НАРОДА
- Газета «Шернур вел» («Край сернурский»). В гостях – оперная певица Галина Окунева-Ластовка 2022 елның 15 гыйнвар көнендә архивланган.
- ГТРК «Марий Эл». О Галине Трофимовне Ластовке-Окуневой
- Министерство культуры, печати и по делам национальностей Республики Марий Эл. «Дивный дар» заслуженной артистки России Галины Ластовки (Окуневой) представлен на выставке 2022 елның 14 гыйнвар көнендә архивланган.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 гыйнвар көнне туганнар
- 1947 елда туганнар
- ССРБда туганнар
- Россиянең атказанган артистлары
- Татарстанның халык артистлары
- Шәхесләр:Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры
- Русия педагоглары
- ССРБ педагоглары
- Опера җырчылары
- Профессорлар
- Казан консерваториясен тәмамлаучылар
- Әлифба буенча шәхесләр
- ТАССР халык артистлары
- Русиянең атказанган артистлары