Гөлсем Сөләйманова
Гөлсем Сөләйманова | |
Тулы исеме |
Өммегөлсем Нурмөхәммәт кызы Еникиева |
---|---|
Туу көне | |
Туу урыны | |
Үлү көне | |
Үлү урыны | |
Эшчәнлек еллары |
1928—1968 |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Жанрлар |
халык җырлары, эстрада җырлары |
Коллективлар | |
Бүләкләр |
Сөләйманова (Еникиева)[1] Гөлсем (Өммегөлсем) Нурмөхәммәт кызы (1907 ел — 1968 ел) — җырчы, Татарстан АССРның атказанган (1939) һәм халык (1957 ел) артисты.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сөләйманова Гөлсем (Өммегөлсем) Нурмөхәммәт кызы 1907 елның 12 (24) февралендә Казанда ярлы татар гаиләсендә туган. Әтисе Нурмөхәммәт татар җырларын оста башкаручы һәм гармунчы була. Мәктәптә укый башлагач, Гөлсем концертларда катнашып, матур җырлавы белән иптәшләренең һәм укытучыларның игътибарын җәлеп итер булган. 1927 елда Казан музыка укуханәсен тәмамлый.
1927-58 елларда Татар радиокомитетында солисткасы булып эшли. Ул вакытта радиода язма булмый, Гөлсем Сөләйманова микрофон каршында туры эфирда “Иске карурман”, “Әллүки”, “Тәфтиләү”, “Салкын чишмә” кебек үзенең яраткан җырларын башкарган. Бөек Ватан сугышы вакытында ул шулай ук радиода эшли, ул елларда аның чыгышлары ешая, ул төрле өлкәләргә концертлар куя.
Аның репертуарында Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов кебек татар композиторларының җырлары һәм романслары, татар һәм башкорт халык җырлары.
Мәскәү, Ташкент, Уфа һәм башка шәһәрләрдә гастрольләрдә йөри.[2]
Сөләйманова Гөлсем Нурмөхәммәт кызы 1968 елның 14 июнендә Казанда вафат була.
Мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 223нче бит
- ↑ Театр и его история
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Театральная энциклопедия. Том 4/Глав. ред. П. А. Марков — М.: Советская энциклопедия, 1965. — 1152 стб. с илл., 76 л. илл.
- Татарский энциклопедический словарь. — Казань. Институт татарской энциклопедии АН РТ. — 703с. илл. ISBN 0-9530650-3-0