Эчтәлеккә күчү

Илдар Абдразаков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдар Абдразаков latin yazuında])
Илдар Абдразаков
Туган телдә исем Илдар Әмир улы Абдразаков
Туган 26 сентябрь 1976(1976-09-26) (48 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Уфа
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре опера җырчысы (бас)
Балалар кызлары Эльвира, Рианна, Александра
улы Владимир-Әмир
Ата-ана
Кардәшләр Әскар Абдразаков
Бүләк һәм премияләре РФ Дәүләт премиясе - 2023РФ атказанган артисты ― 2021Татарстанның халык артисты ― 2013 Башкортстанның халык артисты ― 2011
Салават Юлаев ордены«Алтын битлек» премиясе БР «Хезмәт каһарманлыгы өчен» медале - 2024
«Грэмми»
Casta diva (2016, 2022)
«BraVo» премиясе
Сайт ildarabdrazakov.com

 Илдар Абдразаков Викиҗыентыкта

Илдар Абдразаков, Илдар Әмир улы Абдразаков (баш. Илдар Әмир улы Абдразаҡов, 1976 елның 26 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) — җырчы (бас). Россиянең атказанган (2021)[1], Башкортстанның (2011 ел) һәм Татарстанның (2013 ел) халык артисты. «Грэмми» (2011 ел), «Алтын битлек» (2013 ел), «Casta diva» (2016, 2022), «BraVo» (2018 ел) премияләре, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ Дәүләт премиясе (2023) лауреаты. Россия Федерациясе Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы әгъзасы (2024 елның 15 октябреннән)[2].

1976 елның 26 сентябрендә Уфада туган. Уфа сәнгать институтын (М. Мортазина сыйныфы) тәмамлый (2000 ел).

Дөньяның әйдәүче опера театрларында чыгыш ясый: «Лисео» (Барселона), «Театро Филармонико» (Верона, Италия), «Массимо» (Палермо, Италия), «Ковент Гарден», «Опера Бастиль», Вена операсы, Вашингтон операсы.[3]

Татарстанда Ф. Шаляпин исемендәге опера фестивалендә, «Рахлин сезоннары» халыкара фесивалендә катнаша.

Аттила ролендә
Пласидо Доминго (ү), Әскар Абдразаков (у) белән
  • Сураман — «Салават Юлаев» (дебют, 1995);
  • Сурин — «Пики дамасы» (рус. «Пиковая дама») П. И. Чайковский (дебют, 1996);
  • Кыш бабай — «Кар кызы» (рус. «Снегурочка»);
  • Варяг кунагы «Садко» Н. Римский-Корсаков;
  • Досифей «Хованщина» М. Мусоргский;
  • Оровезо — «Норма» В. Беллини;
  • Дон Жуан, Лепорелло ;— «Дон Жуан»;
  • Гульельмо — «Бар да шулай эшли» (рус. «Так поступают все»);
  • Базилио — «Севилья чәчтарашы» (рус. «Севильский цирюльник») В. А.& Моцарт;
  • Сәлим — «Төрек Италияда»,;
  • Моисей — «Моисей һәм фиргавен»;
  • Ассур — «Семирамида»;
  • Мөхәммәт II — «Коринф чолганышы » Дж. ;Россини;
  • Аттила — «Аттила»;
  • Банко — «Макбет»;
  • Гуардиано, Маркиз ди Калатрава — «Язмыш көче» (рус. «Сила судьбы»);
  • Дон де Сильва — «Эрнани»;
  • Оберто — «Оберто, граф ди Сан-Бонифачо»;
  • Монтероне — «Риголетто»;
  • Феррандо — «Трубадур»;
  • Фараон, Рамфис — «Аида» Дж. Верди;
  • Мефистофель — «Мефистофель» А. Бойто;
  • Мефистофель ;— «Фауст» Ш. Гуно;
  • Мефистофель — «Фаустны гаепләү» Г. Берлиоз;
  • Эскамильо — «Кармен» Ж. Бизе;
  • Раймонд — «Лючия ди Ламмермур» Г. Доницетти.
Диана Вишнёва һәм Илдар Абдразаков — «Алтын битлек» церемониясе алып баручылары. 2014 ел
  • 2013 — Э. Т. Гофман әсәре нигезендә «Мария театры»нда (Санкт-Петербург) куелган «Гофман әкиятләре» операсында (Жак Оффенбах партитурасы, режиссер Василий Бархатов) башкарган партияләре өчен «Иң яхшы уйналган ир-ат роле» номинациясендә «Алтын битлек» премиясе бирелә.
  • 2016 «Casta Diva» РФ милли опера премиясе — Мефистофель («Фауст» Ш. Гуно, Зальцбург фестивалендә); Филипп II («Дон Карлос» Дж. Верди, Мәскәүнең Зур театрында); Линдорф, Коппелиус, Дапетутто, Миракль («Һоффман әкиятләре», Ж. Оффенбах, Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге музыка театрында) партияләре өчен[4][5].
  • 2022 «Casta Diva» РФ милли опера премиясе — «Европа вакыйгасы» номинациясендә ― Мусоргскийның «Борис Годунов» операсында (Ла Скала, Милан, сезон ачылышы; Риккардо Шайи, Каспер Хольтен) Борис арисе өчен[6][7]

2018 елның март аенда «Иң яхшы классик ир-ат вокалы» номинациясендә Беренче халыкара «BraVo» һөнәри музыка премиясе (Мәскәү, Зур театр) җиңүчесе булды[8].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2013 елда туган улы Владимир-Әмир.
Илдар Абдразаков. 2014
  • Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе[d] (2023) ― Ватан һәм дөнья музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен[12][13].

I хатыны — Ольга Трофимова. Кызлары Эльвира (25.11.2001).
II хатыны — Ольга Бородина. Уллары Владимир-Әмир (14.01.2003)[14].
III хатыны — Марика Гвилава. Кызлары Рианна (13.09.2016), Александра (02.09.2017), улы Әмир (2020).

  1. 1,0 1,1 Ильдару Абдразакову присвоено звание Заслуженного артиста России
  2. Указ Президента Российской Федерации от 15.10.2024 № 889. Официальное опубликование правовых актов
  3. «Башкортстан» белешмәлегеннән
  4. «Уфа» журналы, 2017, №1
  5. Башинформ, 25.12.2016
  6. Премия Сasta Diva: лауреаты 2022. Музыкальное обозрение, 9.03.2023(рус.)
  7. Лейла Аралбаева. Айгуль Ахметшина и Ильдар Абдразаков отмечены премией Casta Diva. ИА «Башинформ», 30.03.2023
  8. Л. Аралбаева. Ильдар Абдразаков стал победителем Первой международной музыкальной премии «BraVo». ИА «Башинформ», 12.03.2018
  9. БР мәдәни дөньясы
  10. Илдар Абдразаков Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде. 2021 елның 20 июнь көнендә архивланган. Азатлык радиосы, 28.04.2018
  11. Азат Гиззатуллин. Артисты Мариинки и Большого под руководством Гергиева исполнили в Уфе «Аттилу». ИА «Башинформ», 8.05.2024
  12. Указ Президента Российской Федерации от 10.06.2024 № 466
  13. Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаков Россия Дәүләт премиясенә лаек булды. Татар-информ, 12.06.2024
  14. «КП-Уфа», 19.02.2014